ИГЕНЧЕ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Спорт
22 март 2023, 21:55

Хезмәт ветераннары ГТО нормативларын тапшырды

Спортны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы ГТО нормалары янә тормышыбызга әйләнеп кайтты.

Хезмәт ветераннары ГТО нормативларын тапшырды
Хезмәт ветераннары ГТО нормативларын тапшырды

Республикада 2014 елдан кергән ГТО («Хезмәткә һәм оборонага әзер бул») нормаларын тапшыру халык арасында киң колач җәйде. ГТО нормативларын һәркем тапшыра ала. Аның беренче баскычында – 6-8 яшьлек балалар өчен һәм соңгы унберенче баскычында 70 һәм аннан югары яшьтәгеләр өчен нормативлар билгеләнгән, аларда чыдамлылыкны, көчне һәм тизлек сыйфатларын сынау өчен күнегүләр каралган. 20 мартта Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә хезмәт ветераннары һәм хаклы ялдагы өлкән буын кешеләре ГТО нормативларын тапшырды. Алар арасында 90 яшьлек Тәскирә апа Гыйльванова да бар иде. “Спортка яшь киртә түгел”, – диде ул. Ә менә Вәзир Арсланов ГТО нормативларын хәтта арттырып үтәгән. ГТО нәтиҗәләре буенче ветераннарга сертификатлар тапшырылды.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: