ИГЕНЧЕ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
30 сентябрь 2023, 17:20

Бәйрәм кәефенә җиңү шатлыгын өстәп

Көзнең иң якты, җылы бәйрәмнәренең берсе булган Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә хаклы ялдагы якташларыбыз арасында шашкалар буенча муниципаль район беренчелеге үтте.

Бәйрәм кәефенә җиңү шатлыгын өстәп
Бәйрәм кәефенә җиңү шатлыгын өстәп

Әлеге чараны ачып, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты рәисе Илдар Фәһим улы Галләмов ярышта катнашучы өлкәннәрне тәбрикләп, сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар-оныклар шатлыклары кичереп яшәүләрен теләде һәм районнын җәмгыять тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ярышларның баш судьясы Фәнилә Үзбәк кызы Шәфыйкова бәйге кагыйдәләрен аңлатканнан соң аклы-каралы шакмаклы такталарда чын мәгънәсендә кызу алыш башланды. Билгеле булуынча, бу уен логик фикерләүне таләп итә. Оста шашкачы, шахматчы кебек үк, көндәшенең һәр адымын алдан күрә-тоя ала. Тактадагы алышта өстенлек тә нәкъ менә дөрес юлларны таба белүгә турыдан-туры бәйле. Бәйге тотучылар ныклы уйланган адым-чыгышлар ярдәмендә өлкәннәргә хас сабырлык белән җиңүгә таба "атлады". Әлбәттә, һәр бәйгедәге кебек, шашка алышларында да уңышны тәҗрибә һәм даими күнекмәләр тәэмин итте. Район күләмендә танылу яулаган, республика дәрәҗәсендәге ярышларда катнашкан спортчылар бу ярышта да сынатмады. Ир-атлар арасында бу уенда осталыкта Яңа Балтачтан Фәзир Арслановка тиңләшүче булмады. Чакмагыштан Ирек Тангатаров икенче урынны яулады, Иске Калмаштан Мидхәт Габдрәшитов өченче призлы урынга чыкты. Хатын-кызлар арасында Фәнилә Шәфыйкова җиңүче булды, Мәүлидә Зәйдуллина – икенче, Альфира Гыймаева өченче урынны яулады. Җиңүче якташларыбызны без дә шушы казанышлары һәм якты бәйрәм белән ихлас котлыйбыз, аларга алдагы тормышларында да тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез.

Бәйрәм кәефенә җиңү шатлыгын өстәп
Бәйрәм кәефенә җиңү шатлыгын өстәп
Бәйрәм кәефенә җиңү шатлыгын өстәп
Бәйрәм кәефенә җиңү шатлыгын өстәп
Бәйрәм кәефенә җиңү шатлыгын өстәп
Бәйрәм кәефенә җиңү шатлыгын өстәп
Бәйрәм кәефенә җиңү шатлыгын өстәп
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: