ИГЕНЧЕ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
30 сентябрь 2023, 11:55

Бездә спорт бәйрәме!

Бүген өсте ябулы "Чакмагыш-Арена" боз шугалагында яшь хоккейчылар катнашлыгында спорт бәйрәме үткәрелде.

Бездә спорт бәйрәме!
Бездә спорт бәйрәме!

Бирегэ районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм урта мәктәпләрнең башлангыч сыйныф укучылары җыелган иде. Иң тәүдә чакмагышлылар Нефтекамск шәһәреннән килгән "Торос" хоккечылар мәктәбе уенчылары белән районыбызның "Ястребы" спортчылары уенын күзәтте. 2014 елгы спортчылар арасында киеренке уен барды. Нәтиҗәдә "Ястребы" командасы көндәшләрен 8:4 исәбе белән җиңде. Чараның икенче өлешендә тренер Арсен Альберт улы Гайсин кул астында хоккей белән шөгыльләнүче спортчылар мастер-класс курсәтте. Чара дәвамында мавыктыргыч уеннар оештырылды, лотерея уйнатылды. Ахырда катнашучылар боз өстендә үткәрелгән дискотекада күңел ачты. Бу хакта тулырак:алдагы санда.

Бездә спорт бәйрәме!
Бездә спорт бәйрәме!
Бездә спорт бәйрәме!
Бездә спорт бәйрәме!
Бездә спорт бәйрәме!
Бездә спорт бәйрәме!
Бездә спорт бәйрәме!
Бездә спорт бәйрәме!
Бездә спорт бәйрәме!
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: