ИГЕНЧЕ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Спорт
12 февраль , 15:45

Үрнәк урта мәктәбендә – биатлон буенча ярышлар

Шушы көннәрдә Үрнәк урта мәктәбендә 5-11 сыйныф укучылары арасында биатлон буенча ярышлар үткәрелде. Чаңгы ярышы һәм пневматик винтовкадан ату осталыгында 15 укучы көч сынашты.

Үрнәк урта мәктәбендә – биатлон буенча ярышлар
Үрнәк урта мәктәбендә – биатлон буенча ярышлар

 Аларга максат итеп чаңгыда 2 км араны үтеп, биш тапкыр винтовкадан ату куелды.
Ярыш нәтиҗәләрендә кызлар арасында беренче урынны Карина Киреева, укытучы Лениза Мөсәгыйтова алды, икенче урынга Алсу Габбасова, Азалия Байбакова лаек булды, өченче урынга Азалия Тимергалиева чыкты.
Егетләр арасында Айназ Баянов, Нияз Якупов беренчелекне бирмәде, Айнур Әсәдуллин, Ильяс Ишназаров икенче урыннарны алды, Илназ Гәрәев белән Эмил Киреев өченче урыннарга чыкты.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: