ИГЕНЧЕ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
7 март , 21:35

Ату осталыгында ярыштылар

Бүген урындагы ДОСААФ бүлекчәсе базасында Чакмагыш беренче урта мәктәбенең Шәйморатовчылар сыйныфы (5 А) укучылары арасында пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар үткәрелде.

Ату осталыгында ярыштылар
Ату осталыгында ярыштылар

Ярышларны ачу тантанасында район ДОСААФ бүлекчәсе начальнигы Ринат Ризванов, судьялар Айдар Камалетдинов, Эдгар Вәлиев, сыйныф җитәкчесе Илсур Саматов катнашты. Ринат Раян улы Ризванов биредә җыелучыларны сәламләп, иң көчлеләрнең җиңүен һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде. Чараның судьясы Айдар Камалетдинов ярыш шартлары белән таныштырды. Артабан яшүсмерләр ату осталыгында ярышты. Нәтиҗәдәләр түбәндәгечә: 1 урын - Ильяс Ямалетдинов 2 урын - Руслан Рамазанов 3 урын - Кәрим Насыров Кызлар арасында: 1 урын: Рияна Хаматова 2 урын: Дана Арсланова 3 урын: Арина Макулова Җиңүчеләр Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде.

Ату осталыгында ярыштылар
Ату осталыгында ярыштылар
Ату осталыгында ярыштылар
Ату осталыгында ярыштылар
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: