ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Спорт
29 Августа 2024, 11:05

“Районыбызда спортка зур игътибар бирелә”

Башкортстанда  физик культураны һәм киңкүләм спортны үстерү сәламәт җәмгыять формалаштыруда һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрүдә мөһим роль уйный. Республикада спорт инфраструктурасын үстерүгә, спорт комплекслары, стадионнар һәм тренажер заллары төзүгә аерым игътибар бирелә, бу исә төбәкнең барлык халкы өчен спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеген арттыруга ярдәм итә. Төбәктә системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән 2,175 миллионнан артык кеше шөгыльләнә (физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен булган каршы күрсәтмәләрне һәм чикләүләрне исәпкә алып), бу 58,2% тәшкил итә (2022 елда – 56,1%). Ел саен республикада 15,5 меңнән артык  физкуьтура һәм 800 меңнән артык кеше катнашлыгында спорт-киңкүләм чаралары оештырыла.  

“Районыбызда спортка зур игътибар бирелә”“Районыбызда спортка зур игътибар бирелә”
“Районыбызда спортка зур игътибар бирелә”

 

Чакмагыш муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт  комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы, җәмәгатьчелек  фикере лидеры Айсылу Марат кызы Халитова билгеләвенчә, районда спорт үсешенә, халыкны сәламәт яшәү рәвешенә  җәлеп итүгә олы игътибар бирелә.

Күптән түгел  һәвәскәр командалар арасында чирәмдә футбол буенча Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы чемпионаты тәмамланды. Ул  агымдагы елның 1 маенда башланган иде. Анда барлыгы 56 матч уйналды, 7 команда катнашты. Ярышларның иң яхшы һөҗүмчесе дип Вадим  Хәсәнов. иң яхшы капкачысы итеп Илнур Шәйхетдинов һәм иң яхшы сакчы итеп Руслан Әхмәтов танылды.

  Уеннар нәтиҗәләре буенча 1 урынны «Чакмагыш РЭС» командасы яулады.  2 урынга – «Олип», 3 урынга «Чикаго Буллз» командасы чыкты. Командалар медальләр, грамоталар һәм статуэткалар белән бүләкләнде. Чемпионатта хөкемдарлык итүдә ярдәм иткәннәре өчен  Рөстәм Исхаков һәм Илнур Шәйхетдиновка Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Һәвәскәр футболны үстерү һәм популярлаштыру, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатларында шушы көннәрдә Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе территориясендә хатын-кызлар командалары арасында футбол буенча турнир узды. Анда район үзәгенең  төрле хезмәт коллективлары командалары: "Энергия" (Яшьләр үзәге, гимназия, "Сихәт" даруханәсе, Чакмагыш авыл советы, территориаль сайлау комиссиясе), "Чекаго Герлс" (муниципаль район хакимияте), "Кызлар" (мәгариф бүлеге, Балалар иҗат үзәге) вәкилләре катнашты.

Уен финалга кадәр мавыктыргыч һәм кызу барды. Барлык спорт сөючеләр дә ярышлардан, кертелгән голлардан онытылмаслык хис-кичерешләр, яхшы кәеф алды. Турнир нәтиҗәләре буенча  1 урынны  "Кызлар" командасы алды. 2 урында  "Чикаго Герлз", 3 урында  "Энергия" командасы булды. Турнирда җиңүчеләр истәлекле призлар һәм грамоталар белән бүләкләнде.

“Районыбызда спортка зур игътибар бирелә, спорт елдан-ел үсештә. Безнең районда балалар, яшьләр, урта яшьтәгеләр, өлкән буын вәкилләре дә бер спорт чараларыннан да читтә калмый,  яхшы казанышларга ирешә. Бездә даими рәвештә төрле спорт чаралары үтә. Әйтик, бүгенге   футбол турниры  хатын-кызлар командалары арасында һәвәскәр футболны үстерү һәм популярлаштыру максатында оештырылды. Анда  район мәгариф бүлеге, муниципаль район хакимияте, Яшьләр үзәге һәм башка хезмәт коллективы вәкилләре җыелган өч команда ярышты. Спорт белән шөгыльләнүче, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы райондашларыбызның артуы, әлбәттә, олы хөрмәткә лаек. Без күренекле спортчыларыбызның уңышлары белән дә горурланабыз.  Актив яшәү рәвеше алып баручы өлкәннәребез дә артканнан-арта. Скандинавча йөрүчеләр, гимнастика  белән шөгыльләнүче   өлкән яшьтәге спорт сөючеләребез дә бар безнең. Андый кешеләргә сокланмый мөмкин түгел.   Ул гына да түгел, алар ярышларда да катнашып, яшьләрдән калышмыйлар”, – ди муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт  комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы, җәмәгатьчелек  фикере лидеры @Айсылу Марат кызы Халитова.

“Районыбызда спортка зур игътибар бирелә”
“Районыбызда спортка зур игътибар бирелә”
“Районыбызда спортка зур игътибар бирелә”
“Районыбызда спортка зур игътибар бирелә”
“Районыбызда спортка зур игътибар бирелә”
“Районыбызда спортка зур игътибар бирелә”
“Районыбызда спортка зур игътибар бирелә”
“Районыбызда спортка зур игътибар бирелә”
“Районыбызда спортка зур игътибар бирелә”
“Районыбызда спортка зур игътибар бирелә”
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас