+22 °С
Яңгыр
Ярышларда гадәттәгечә Аблай урта мәктәбе, Үрнәк авылы укучылары һәм хезмәт коллективлары катнашты. Бу спорт чарасыннан Аблай авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә читтә калмады.
Ярышларда катнашучыларга яшь категориясенә карап төрле дистанцияләр тәкъдим ителде.
Өлкәннәр командалары арасында Аблай авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлназ Мәхмүт кызы Ибраһимова беренче урынны яулады.
Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.