Русиянең Хоккей Федерациясе чикләрендә үткәрелгән бу уеннарда 11 яшькәчә спортчылар катнаша. Районыбызның "Ястребы" командасы яшь хоккейчылары өчен бу — шундый югары дәрәҗәдәге беренче бәйге. Шуңа карамастан, 7 сентябрьдә Нефтекама шәһәрендә үткән тәүге ярышта алар бу шәһәрнең "Торос" командасы хоккейчыларын ике матчта 20:1 исәбе белән кыйратты. Ә инде шимбә көнне үз районыбызның "Чакмагыш-Арена" бозында Ижевск шәһәренең "Ижсталь" командасы белән үткән тәүге уенда көндәшләрен 5:3 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Якшәмбе бу команда белән икенче уен була. Без яшь хоккейчыларыбызны тәүге уңышлары белән ихлас котлыйбыз һәм иртәгә дә аларны хуплап торыр өчен "Чакмагыш-Арена" шугалагына чакырабыз. Уен 11.00 сәгатьтә башлана.