ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Спорт
22 сентябрь 2024, 11:45

Янә җиңүгә ирештеләр!

Районыбызның "Чакмагыш-Арена" шугалагында ике көн дәвамында Идел буе федераль округының Федерацияләр Кубогына шайбалы хоккей буенча матчлары үтте. Русиянең Хоккей Федерациясе чикләрендә үткәрелгән бу уеннарда 11 яшькәчә спортчылар катнашты.

Янә җиңүгә ирештеләр!Янә җиңүгә ирештеләр!
Янә җиңүгә ирештеләр!

Районыбызның "Ястребы" командасы яшь хоккейчылары өчен бу — шундый югары дәрәҗәдәге беренче бәйге булса да, алар һич сынатмы. Моңа кадәр Нефтекама шәһәрендә аның "Торос" командасы хоккейчыларын ике матчта 20:1 исәбе белән кыйратканнарын ишетеп сөенгән идек. Кичә исә үз районыбыз бозында Ижевск шәһәренең "Ижсталь" командасы белән үткән тәүге уенда көндәшләрен 5:3 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Бүгенге көн дә яшь хоккейчылар һәм гомумән, алар өчен җан атарга килгән барлык якташлар өчен бик тә шатлыклы булды. Районыбызның "Ястребы" командасы шактый көчле уенчылар командасы булган "Ижсталь"ны 6:3 исәбе белән җиңеп, чираттагы тапкыр үзләрен оста хоккейчылар итеп танытты. Без команда уенчыларын, аларның әти-әниләрен һәм тренерлары Азат Мәҗитовны бу җиңүләре белән ихлас котлыйбыз һәм аларга һәрчак тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез. Артабан яшь хоккейчыларыбыз Федерацияләр Кубогы өчен көрәшне Киров шәһәрендә дәвам итәчәк.

Янә җиңүгә ирештеләр!
Янә җиңүгә ирештеләр!
Янә җиңүгә ирештеләр!
Янә җиңүгә ирештеләр!
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас