ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Спорт
12 октябрь 2024, 09:40

Безнең хоккейчыларыбыз сынатмады

Бүген башкортстанлылар зур бәйрәм – Республика көнен бәйрәм итә.

Безнең хоккейчыларыбыз сынатмадыБезнең хоккейчыларыбыз сынатмады
Безнең хоккейчыларыбыз сынатмады

Әлеге истәлекле датага багышлап безнең Чакмагыш районында да бик күп матур чаралар үтә. Аларның чираттагысы өсте ябулы "Чакмагыш-Арена" боз шугалагында узды. Биредә бүген хоккей буенча турнир оештырылды. Боз өстендә безнең Чакмагыш һәм Бүздәк районнары командалары көч сынашты. "Торнадо" (Миртә-Әюп авылы) һәм "Легион" (Бүздәк районы) командалары уенчыларының беренче очрашуы 11:2 исәбе белән безнең митрә-әюплеләр файдасына тәмамланды. "Төнге бүреләр" ("Ночные волки") (Чакмагыш авылы) һәм "Легион" (Бүздәк районы) арасында барган икенче уен нәтиҗәләре буенча да җиңү бәхете 8:2 исәбе белән безнең чакмагышларга елмайды. "Төнге бүреләр белән "Торнадо" арасында барган финал ярышлар 2:1 исәбе белән "Төнге бүреләр"нең җиңүе белән тәмамланды.

Безнең хоккейчыларыбыз сынатмады
Безнең хоккейчыларыбыз сынатмады
Безнең хоккейчыларыбыз сынатмады
Безнең хоккейчыларыбыз сынатмады
Безнең хоккейчыларыбыз сынатмады
Безнең хоккейчыларыбыз сынатмады
Безнең хоккейчыларыбыз сынатмады
Безнең хоккейчыларыбыз сынатмады
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас