Анда истәлекле чараның кунаклары – “Үсеш территориясе. Движ командасы” (“Территория роста. Команда движа”) проекты башкарма директоры, Башкортстан Республикасының “Яшьләр сәясәте лигасы” башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Рәхимҗан улы Юлдыбаев, шушы ук проектның амбассадорлар белән эшчәнлек координаторы Ринат Рөстәм улы Сабиров, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, гимназия директоры Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова, әлеге резиденциянең остазы Эльвина Илдар кызы Яхина, укучылар катнашты.
Чакмагыш районы “Үсеш территориясе” резиденциясенең остазы Эльвина Яхина һәммәсен дә сәламләп, кунаклар белән таныштырып үтте.
«Үсеш территориясе» проекты 2021 елдан бирле уңышлы эшләп килә һәм яшүсмерләрне социаль проектлау күнекмәләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән. Аның төп юнәлеше – яшьләргә үз потенциалын ачарга ярдәм итү һәм җәмгыятькә файда китерә торган проектлар булдырырга өйрәнү. Проектның девизы – “Син булдыра алган урын” – аның стратегиясен бик яхшы чагылдыра. Бу киңлектә һәр укучы мөмкинлекләр дөньясына чумарга, проектлау күнекмәләрен үстерергә һәм үз идеяләрен гамәлдә тормышка ашырырга өйрәнә ала.
“Кагыйдә буларак, без һәрвакытта да тәүләп яңалыклар ачучы булып торабыз, шуңа күрә әлеге чара да беренче тапкыр безнең гимназиядә уза. Монда иҗат итәргә, проектлар язарга, хыялларын тормышка ашырырга әзер булган иң креатив, иң зирәк, иң җаваплы укучылар җыелды. Шуңа күрә бүгенге көннең уңышлы узачагына шигем юк. Хөрмәтле кунаклар, вакыт табып безгә килүегез һәм бу көнне безнең белән бергә үткәрүегез өчен рәхмәт белдерәм”, – диде биредә җыелучыларга мөрәҗәгать итеп гимназия директоры Айгөл Әхмәтҗанова.
Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова да гимназистларны әлеге шатлыклы, мәртәбәле чара белән тәбрикләп, ихлас теләкләрен җиткерде.
“Күп балаларны шәхсән танып беләм, сезнең белән еш кына төрле чараларда да очрашып торабыз. Мондый кунаклар һәр районга һәм мәктәпкә дә килми, мондый чаралар үткәрерлек дәрәҗәгә һәр район да, мәктәп тә лаек була алмый. Без барыбыз да мәктәптә өлкәннәр тормышына әзерләнәбез. Тормыш бер төрле генә түгел, ул төрле. Аның җиңел мизгелләре дә, авырлары да була. Шуңа күрә сез монда кешеләр белән аралашырга өйрәнәчәксез, төрле идеяләр эзләрсез һәм, һичшиксез, эштә дә, гаиләдә дә уңышлы булырсыз. Киләчәктә сезне балаларыгыз һәм оныкларыгыз яратыр һәм сез иң бәхетле кешеләр булырсыз. Барыгызны да бүгенге тантаналы чара уңаеннан кайнар котлыйм. Биредәге эшчәнлек уңышлы булыр һәм гимназистлар районыбызда һәрчак иң яхшылардан булсын һәм булып калсын. Афәрин сезгә!” – диде ул.
Артабан “Үсеш территориясе. Движ командасы” проекты башкарма директоры, Башкортстан Республикасының “Яшьләр сәясәте лигасы” башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юлдыбаев җылы каршы алулары өчен рәхмәт белдереп, үзләре белән якыннанрак таныштырып үтте. Чара ирекле форматта, дустанә шартларда узды. Аудитория белән бәйләнешне ныгыту, танышу өчен Үсеш территориясе. Движ командасы” проектының амбассадорлар белән эшчәнлек координаторы Ринат Сабиров нетворкинг уенын үткәрде. Уенны башлар алдыннан ул укучыларга: “Нетворкинг нәрсә ул? Ул – киләчәктә карьерада яки бизнеста ярдәм итә ала торган файдалы танышу”, – дип аңлатма да бирде.
Чара дәвамында кунаклар актив, максатчан укучыларга презентация слайдлары ярдәмендә проект һәм андагы мөмкинлекләр, аның резиденциясе, структурасы, принциплары турында җентекләп сөйләде, алда торган бурычлар, эшчәнлек белән таныштырды. Очрашу тантаналы рәвештә резиденцияне ачу һәм проектның гимнын башкару белән тәмамланды.
Районда “Үсеш территориясе. Движ командасы” резиденциясен ачу яшьләрне яңа казанышларга һәм актив тормыш позициясенә рухландырып, алар өчен әһәмиятле вакыйга булды. Биредә тупланган белем һәм тәҗрибә укучыларның киләчәктә социаль проектларда катнашуы өчен менә дигән этәргеч булыр, дип ышанабыз.