0 °С
Болытлы
Чараны мәктәп директоры Рәзимә Мостафина ачып җибәрде. Аннары әтиләрне котлау өчен сүзне башлангыч сыйныф укучыларына бирделәр. Митрә-Әюп мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәмзия Гайнанова барлык кунакларны бәйрәм белән котлады һәм алар хөрмәтенә матур җыр бүләк итте. Уеннар дустанә атмосферада узды. Матч дәрт һәм киеренкелек белән тулы иде, чөнки көндәшләрнең яше генә түгел, физик әзерлеге һәм спорт тәҗрибәсе дә төрле иде.
Беренче урынга укучылар командасы лаек булды. Икенче урын лаеклы көрәшкән әтиләр командасына эләкте. Турнир азагында уенда катнашучыларның барысына да Мактау грамоталары тапшырылды.