+2 °С
Болытлы
Анда Тозлыкуш, Калмашбаш,Тайняш, Юмаш, Имәнлекул һәм Чакмагыш авылларыннан җыелган командалар катнашты.
Ярышлар кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Командаларкөндәшенә бирешергә җыенмыйча, җиңүгә бар тырышлыгын салды.
Уеннар нәтиҗәләре буенча ярымфиналга Чакмагыш беренче урта мәктәбеннән “СОШ #1” һәм “Олимп”, гимназиядән “Гимназия “В” һәм “Гимназия Г” командалары чыкты. 3 урын өчен киеренке көрәштә “Гимназия В” командасы бронза медальгә лаек булды. Финал уенында “Олимп” һәм “Гимназия Г” командалары көч сынашты. Команданың ике таймында да кызу уен барды. Пенальти сериясендә бер туп аермасы белән “Гимназия Г” командасы җиңде. Беренче урта мәктәпнең “Олимп” командасы мактаулы 2 урынны яулады.