+2 °С
Болытлы
Анда Чакмагыш гимназиясе һәм беренче урта мәктәбе командалары катнашты. Уенчыларны һәм җанатарларны Яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты рәисе Регина Рифат кызы Маликова сәламләп, турнирның гадел көрәш һәм үзара хөрмәт рухында узуын теләде. Турнир дуслык һәм дәртле спорт мохитендә узды. Командалар бик тырышып уйнадылар, барлык уенчылар да җиңүгә барлык көчләрен куеп чыгыш ясады. Уеннан бертавыштан канәгатьләнү хисе белән финал минутларына килеп җиттеләр. Нәтиҗәдә җиңүне гимназия футболчылары яулады. Беренче урта мәктәп командасы икенче урынны алды. Җиңүчеләр кубок, грамота һәм медальләр белән бүләкләнде.