Иптәшләрчә ярышларда авылның, Чакмагыш балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең, Каразирек, Иске Калмаш һәм Дүртөйле районының ир-егетләр командалары шушы спорт төрендә осталыкта көч сынашты. Чараны ачып, Имәнлекул авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Розалия Лиф кызы Хафизова ярышларда катнашучы спортчыларны сәламләп, уеннарда уңышлар теләде һәм биләмәдә балалар һәм яшьләрне сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итеп, спортны үстерүгә зур шәхси өлешен керткән якташларына һәм спорт ветераннарына биләмә хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Район хакимиятенең яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча комитеты рәисе Регина Рифат кызы Маликова командалар әгъзаларына уңышлар теләп, биләмәнең спорт ветераннарына Рәхмәт хатларын тапшырды. Волейболчылар арасында ярышлар киеренке барды, һәр команда әгъзалары җиңүгә омтылып, бар тырышлыкларын һәм осталыгын салып уйнарга омтылды. Бәйге нәтиҗәләре буенча күрше Дүртөйле районы командасы җиңү яулады. Чакмагыш балалар-үсмерләр спорт мәктәбе командасы — икенче, мәйдан хуҗалары — Имәнлекул биләмәсе командасы спортчылары өченче призлы урынны яулады. Бу хакта тулырак язманы "Игенче" гәзитенең алдагы саннарында укырга була.