+2 °С
Болытлы
Ярышларда Караидел, Тәтешле, Кыйгы һәм Чакмагыш районнары командалары катнашты. Турнир берничә уенны үз эченә алды, анда командалар призлы урыннар өчен көрәште. Чакмагыш беренче урта мәктәбенең тренер-укытучысы Илсөяр Өлфәт кызы Басыйрова җитәкчелегендәге баскетбол командасы яхшы нәтиҗәгә ирешеп, беренче урынны яулады!
Турнирда шулай ук төгәллеккә һәм осталыкка сынау оештырылды. Анда җиңүгә Алисә Даутова иреште. Раяна Вәлиева "Иң кыйммәтле уенчы" номинациясендә бүләкләнде! Котлыйбыз!