Үкенерлек булмаган шул авылымның үткәне...
Узган гасыр башында 2 мәчетле, 2 мәдрәсәле, 2 меңгә якын халык яшәгән авылның бүгенге йөзе бик үк мактанырлык түгел. Югары Аташ авылының нәкъ уртасында тирә-якка ямь өстәп утырган бердәнбер бер ике катлы бина, кайчандыр ничә йөз балага белем биргән мәктәпнең бүгенге торышы борчый безне.
Шул сәбәпле авыл халкы җирле инициативаларны хуплау ярдәм йөзеннән оештырылган программага дәррәү кушылды. Бер түбә астында медпункт, балалар бакчасы, китапханә һәм клуб урнашкан.
Нәкъ менә элекке спорт залын биләп торган – әйтергә яраса, мәдәният учагының исеме бер дә җисеменә килеп тормый. Авыл халкының үзара җыелышып күңел ача торган бердәнбер ял итү урыны бик үк максатка туры килеп бетми шул. Бина эче салкын булганлыктан, чаралар үткәргәндә кәефне төшерергә сизелерлек тәэсир итә. Тавышның яңгырап ишетелүе дә җыелышлар үткәргәндә комачаулык тудыра.
Җирле инициативаларны хуплау өчен оештырылган җыелышка халык дәррәү килде. Көн кадагына суккан мәсьәлә – мөмкин кадәр тизрәк клубка ремонт ясау кирәк, дип табылды.
Авыл халкының да күңелле итеп ял итәргә хокукы бардыр. Чөнки элек - электән ул үз - үзен яшәткән, ашаткан, гомер буе ил келәтен баетуга көч түккән, башкаларга да ярдәм иткән.
Читтән ярдәм көтми, үз иңенә таянып, хәләл көч белән дөнья йөген тартканнарның якты хыялы тормышка ашса иде, дигән теләктә кала Югары Аташ авылының хезмәт сөючән тырыш халкы.