Шушы рәвешле халыкара җәмәгатьчелек миллионлаган кеше өчен уен гына түгел, яшәү рәвеше булган шушы спорт төренә хөрмәт белдерә. Шушы уңайдан күп илләрдә төрле дәрәҗәдәге һәм күләмдәге футбол матчлары оештырыла. Бу көнгә багышлап районыбызның Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә дә мини-футбол буенча зона ярышлары үтте. Анда Башкортстан аграр-технология колледжының Бакалы, Илеш, безнең Чакмагыш районы филиаллары һәм Бүздәк авыл хуҗалыгы колледжының Языково филиалы булган Благовар районы командалары шушы спорт төрендә осталыкта көч сынашты. Яшь футболчыларны колледжның Чакмагыштагы филиалы җитәкчесе Әлфия Радмир кызы Шәрипова, район хакимиятенең яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт комитеты рәисе Регина Рифат кызы Маликова сәламләде һәм ярышларда уңышлар теләде. Бәйгенең барлык уеннары да спорт азарты һәм көндәшлек чәме рухында үтте. Ярыш нәтиҗәләре буенча Башкортстан аграр-технология колледжының безнең райондагы филиалы командасына тиңләшүче булмады. Шушы уку йортының укытучысы Илгизәр Дамир улы Гаскәров җитәкчелегендәге күнекмәләрдә бу спорт төре серләрен үзләштергән яшь футболчыларыбыз командасы беренче урынны яулап, зона ярышларының җиңүчесе булды. Икенче призлы урынны Илеш районының Яркәй, өченче урынны Благовар районының Языково яшь футболчылары командасы яулады. Бакалы районы спортчылары дүртенче урынга чыкты. Ярышта катнашучыларга Мактау грамоталары һәм медальләре тапшырылды. Яшь райондашларыбызны шатлыклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм артабан да уңышлар юлдаш булуын телибез.