Алмаз Салават улы 1995 елның 4 февралендә район үзәгендә туган. 2012 елда Чакмагыш гимназиясен тәмамлаганнан соң, Башкортстан дәүләт аграр университетында «Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү технологиясе» факультетында һөнәр үзләштерә.
Студент елларында активист, волонтер була, спорт белән шөгыльләнә, БДАУ студентларының һәм аспирантларының беренчел профсоюз оешмасы рәисе урынбасары вазыйфасын алып бара. 2018 елда БДАУда магистратура тәмамлаганнан соң, җаваплылыгы чикләнгән «Базы» авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте ндә баш зоотехник булып һөнәри юлын башлый. Аннары җаваплылыгы чикләнгән «Чакмагыш сөт заводы» җәмгыятендә лаборант вазыйфасына күчә. 2019 елдан ул үз тормышын спорт белән бәйләргә карар итә.
Башкортстан Республикасының Мәгарифне үстерү институтында белем алганнан соң, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенә тренер-укытучы булып эшкә урнаша. Эшләү дәверендә гер спорты түгәрәгендә аның кул астында тәрбияләнүчеләр бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.
Башкортстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Г. А. Әгъзамовның якты истәлегенә багышланган ярышларда Алмаз Салават улы кул астында тәрбияләнүче укучы-спортчылар ел саен призлы урыннар яулауга ирешә.
2022 елда Алмаз Ильясов Мас-рестлинг милли спорт төре белән кызыксына башлый. 2022 елның декабрендә узган беренче уңышлы ярышлардан соң әлеге спорт төре буенча һөнәри тренерлык эшчәнлеген дәвам итәргә карар кыла.
“Мин үзем дә даими рәвештә спорт ярышларында катнашам, мас-рестлинг буенча республика ярышларында призер һәм Башкортостан Республикасы җыелма командасы әгъзасы булып торам” – ди ул.
Аның өч тәрбияләнүчесе 2022 елда мас-рестлинг буенча Бөтенрусия ярышларында җиңүче һәм призер булды. Ике укучысы БР җыелма командасы составына керде һәм Суздаль шәһәрендә узган Русия чемпионатында уңышлы чыгыш ясады – тәрбияләнүчеләрнең берсе үз яшь категориясендә Башкортстан Республикасыннан беренче һәм бердәнбер чемпион исемен алуга ирешкән.
2023 елның августында "Башкорт аты” икенче халыкара фестивалендә аның тәрбияләнүчеләр беренче урыннарны яулаганнар. 2023 елның октябрендә Уфа шәһәрендә узган Башкортстан Республикасы беренчелегендә егетләр һәм кызлар юниорлар арасында гомумкоманда исәбендә 3 урынны алуга ирешкәннәр.
Ноябрь башында Уфа шәһәрендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Бәйге" Башкортстан Республикасының ачык чемпионатында ике егет алтын медаль алган.
2024 елда Башкортстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Гөлүс Әгъзамов истәлегенә үткәрелгән милли һәм халык спорты төрләре буенча XXII Республика фестивалендә мас-рестлинг түгәрәгендә тәрбияләнүчеләр 8 алтын, 8 көмеш һәм 3 бронза медаль яулаганнар.
2024 елның мартында мас-рестлинг буенча Идел буе федераль округы чемпионатында һәм беренчелегендә тәрбияләнүчеләр 5 алтын, 4 көмеш һәм 4 бронза медаль алуга ирешәләр.
Санкт-Петербург шәһәрендә узган Русия чемпионатында һәм беренчелегендә Алмаз Салават улы кул астында тәрбияләнүче егет дәрәҗәле икенче урынны яулый. “Мин үзем әлеге ярышларда спортчы буларак катнашып, зур тәҗрибә тупладым”, – ди тренер.
2024 елның декабрендә Кыргызстан Республикасының Бишкек шәһәрендә мас-рестлинг буенча дөнья чемпионаты һәм беренчелеге узды. Анда Алмаз Салават улы җитәкчелегендә шөгыльләнүче егет үз яшь һәм авырлык категорияләрендә дөнья чемпионы исеменә лаек булды. Якташыбыз Ренат Бәдертдинов Кыргызстан Республикасында үткән масрестлинг буенча VI дөнья чемпионатында район йөзен яклады.
Ренат үзенең туган Чамагыш районын, Башкортстанны һәм Русияне данлап, дөньякүләм дәрәҗәдә осталыгын күрсәтеп, дөнья чемпионы исеменә лаек булды.
“Һөнәри спортта зур үрләргә менәргә теләсәң, кечкенәдән өстен юнәлешләр сайлап кую мөһим. Мин укучыларым өчен вакытымны кызганмыйм. Иң мөһиме – үзләренә кирәк икәнен аңлап шөгыльләнсеннәр, шул гына, – ди яшь, шул ук вакытта тәҗрибәле тренер. – Спортчы кеше характерлы булырга тиеш. Кайбер балага ихтыяр көче җитми. Ул булдыра ала, әмма психологик яктан җиңелергә мөмкин. Менә андыйлар белән аерым эшләргә кирәк. Кемдер финишта төшенкелеккә бирелә. Һәрбер бала төрлечә бит, шуңа һәрберсе белән индивидуаль аерым шөгыльләнергә кирәк. Берсенә болайрак аңлатырга кирәк, икенчесенә икенчерәк итеп. Кирәк вакытта әрләргә, кирәк вакытта мактарга кирәк».
Әйе, иң мөһиме – максат бер, аңа ирешү теләге балалар белән тренерны бер бөтен итеп берләштерә дә инде. Районыбызда шундый яшь булуга карамастан, дәрәҗәле җиңүләргә ирешүче спортчылар тәрбияләгән тренер булуы белән чиксез горурланабыз, Алмаз Салават улы Ильясов һәм аның тәрбияләнүчеләренә киләчәктә дә спорт уңышлары теләп калабыз!