Фәрит Зөфәр улы Големов иң тәүдә Уфа индустрия техникумын, аннары Башкортстан дәүләт аграр университетын тәмамлаган. Мәктәптә укыган чордан бирле спорт белән актив шөгыльләнә. Җәен ул – велосипедта, кышын – чаңгыда җилдерә. Җаваплылыгы чикләнгән “Башкирэнерго” җәмгыятенең җыелма командасы составында ике тапкыр Мәскәү шәһәрендә ярышларда катнашып, икенче урын алалар. Фәрит Зөфәр улы район күләмендә үткән бер генә спорт ярышыннан да читтә калмый. Тиздән 60 яше тулуга карамастан, бүген дә ул – актив спортчы, Башкортстан Республикасы ветераннары җыелма командасы составында республика дәрәҗәсендә үткән спартакиадаларда җиңүләргә ирешә.
Мин шалтыратканда да Фәрит Зөфәр улы иртәгә районда узачак чаңгы сезоны ачылуына багышланган ярышларга әзерләнүе турында белдерде. Эш урынында булганлыктан, аны озак борчып тормадым, ярышларда уңышлар теләдем.