Анда район мәктәпләреннән әти-әни-бала составында 9 гаилә катнашты. Алар кәшәкә белән тупны алып бару, обруч белән йөгерү, тачка һәм бобслей кебек кызыклы эстафеталарда катнаштылар. Барлык катнашучылар да зур энтузиазм һәм тулы колач белән ярышты. Һәр гаилә, бердәмлек, үзара ярдәмләшү, җитезлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәтеп, этапларны мөмкин кадәр яхшырак узарга тырышты. Җанатарлар үз командаларына бик нык теләктәшлек күрсәттеләр. Ярыш йомгаклары түбәндәгечә билгеләнде: 1 нче урын – Чакмагыш гиназиясеннән Гайсиннар гаиләсе. 2 нче урын – Имәнлекул урта мәктәбеннән Дәүләтшиннар гаиләсе. 3 нче урын – Чакмагыш беренче урта мәктәбеннән Шәйхелисламовлар гаиләсе. Җиңүчеләргә оештыру комитеты исеменнән Дипломнар һәм бүләкләр, татлы күчтәнәчләр тапшырылды. Чарада катнашучыларның барысы да күтәренке рух һәм шатлыклы мизгелләр татыды. Гайсиннар гаиләсе уеннарның республика этабында районыбыз исеменнән чыгыш ясаячак. Без аларга уңышлар һәм алга таба да җиңүләр телибез.