Һава торышы да балаларга күңел ачу өчен бик матур булды. Чарада катнашучыларны иң тәүдә кышкы уен төрләре белән таныштырдылар. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга күңелле һәм мавыктыргыч «Елочки-пенечки», «Кар йомгаклары белән уен», «Бу мин, бу мин, болар барысы да минем дусларым!” һәм башка кызыклы уеннар үткәрделәр, табышмаклар әйттеләр. Балалар биремнәрне бик җиңел үтәделәр һәм тәкъдим ителгән барлык конкурсларда да рәхәтләнеп катнаштылар. Әлеге күңелле чара сәламәтлек һәм балачак бәйрәменә әверелде! Балалар әлеге ярышларда катнашып, физик яктан көчле булу гына аз, җитәрлек максатка омтылучанлык, ихтыяр көченә ия булу, оешкан һәм җыйнак булу, җитез һәм тапкыр булу мөһимлеген яхшы үзләштерделәр. Уеннар ахырында барлык катнашучылар да татлы призлы булдылар.