-12 °С
Болытлы
Рәҗәп урта мәктәбе укучылары кышкы каникулда кар өстендә футбол уйнадылар. Балалар дәртләнеп кар кырлары буйлап туп кудылар. Карда тупны үзеңә буйсындырырга җиңелләрдән булмаса да, малайлар һәм кызлар бирешергә теләмәде. Балалар уеннан зур ләззәт алдылар. Вакыт сизелмичә дә файдалы һәм күңелле үтте.