ИГЕНЧЕ
-12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
10 гыйнвар , 14:25

Пима киеп, дәртләнеп хоккей уйнадылар

Яңа ел каникулларының соңгы көнендә Югары Аташ авылының Аташ-аренасында киез итекләрдә хоккей турниры узды.

Пима киеп, дәртләнеп хоккей уйнадылар
Пима киеп, дәртләнеп хоккей уйнадылар

 Бу юлы анда Югары Аташ һәм Имәнлекул авылларының хатын-кызлар командалары уйнады. Традиция буенча турнир, яшькә һәм һөнәргә карамастан, хоккей сөючеләрне берләштерде. Иң мөһиме – кышкы бәйрәмне күңелле һәм бердәм компаниядә уздыру теләге генә булсын. Кубокка Югары Аташ авылы командасы ия булды. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, саф һавада үткәрелгән мондый чаралар күңел күтәренкелеге өсти һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауның иң яхшы үрнәге булып тора.

Пима киеп, дәртләнеп хоккей уйнадылар
Пима киеп, дәртләнеп хоккей уйнадылар
Пима киеп, дәртләнеп хоккей уйнадылар
Пима киеп, дәртләнеп хоккей уйнадылар
Пима киеп, дәртләнеп хоккей уйнадылар
Пима киеп, дәртләнеп хоккей уйнадылар
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: