ИГЕНЧЕ
-12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
10 гыйнвар , 14:05

Танылган җырчы белән волейбол уйнап кайттылар

Ел саен 1 гыйнварда башкорт һәм татар эстрадасының танылган җырчысы Ришат Төхвәтуллин туган авылы – Туймазы районы Карамалы-Гобәйдә волейбол турниры оештыра.

Танылган җырчы белән волейбол уйнап кайттылар
Танылган җырчы белән волейбол уйнап кайттылар
Быел да бу күркәм традициядән тайпылмыйча, 2025 елның беренче көнендә шушы авылда волейбол буенча районара турнир  узды. Анда ике урындагы команда – Туймазы һәм Николаевка авыллары командалары, шулай ук безнең Чакмагыш районыннан килгән команда катнашты. Нәтиҗәдә күпчелек татар-башкорт халкының яраткан җырчысы, башкорт һәм татар эстрадасының искиткеч сандугачы уйнаган Карамалы- Гобәйнең 1нче командасы җиңү яулады.  
Волейбол – командалы спорт уены, аның барышында ике команда челтәр белән бүленгән махсус мәйданчыкта ярыша, тупны көндәш ягына   мәйданчыкка төшәрлек итеп юнәлтергә омтыла, яисә сакланучы команданың уенчысы хата җибәрә. Волейбол – иң мавыктыргыч һәм киңкүләм спорт төрләренең берсе. Аны бай һәм төрле хәрәкәт эчтәлеге аерып тора. Волейбол уйнау өчен тиз йөгерә белергә, тизлек белән юнәлешне һәм хәрәкәт тизлеген үзгәртергә, югары сикерә белергә, көчкә, җитезлеккә һәм чыдамлылыкка ия булырга кирәк. Уен вакытында кичергән эмоциональ киеренкелекләр йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш алу системасы эшчәнлегендә югары үзгәрешләр барлыкка китерә. Хәрәкәт аппаратында да сыйфатлы үзгәрешләр күзәтелә. Тупны тапшырганда сикерүләр, һөҗүм итүкәндә сугулар һәм блоклау сөяк системасын ныгыта, буыннар хәрәкәтчәнрәк була, мускулларның көче һәм сыгылмалылыгы арта. 
Спортчыларыбызга киләчәктә дә актив булуларын һәм уңышлар телибез.
 
 
Автор:Фируза Хаҗиева, Иске Калмаш авылы модельле китпаханәсе китапханәчесе.
Читайте нас: