ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Спорт
16 гыйнвар 2025, 07:35

«Ялкын» ритмик гимнастика төркеме оештырылды

Олы яшьтәге гражданнар мөмкин кадәр яшь, актив һәм сәламәт булып калсын өчен, Каразирек авылы мәдәният йортында «Ялкын» ритмик гимнастика төркеме оештырылды.

«Ялкын» ритмик гимнастика төркеме оештырылды«Ялкын» ритмик гимнастика төркеме оештырылды
«Ялкын» ритмик гимнастика төркеме оештырылды


14 гыйнварда төркем әгъзалары "Хәрәкәт – ул тормыш!" дигән исем астында беренче тапкыр күреште.
Чара башында сәнгать җитәкчесе катнашучыларга 2025 елның Русиядә Ватанны саклаучылар елы, ә Башкортстанда – МХО катнашучыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы дип игълан ителүе турында сөйләде, планлаштырылган тематик чаралар белән таныштырды.
Әңгәмә барышында файдалы гадәтләр турында да сөйләштеләр – режим, баланслы туклану, хәрәкәт активлыгы, чыныгу, тормышка уңай мөнәсәбәт турында. Шулай ук төркемгә тагын да күбрәк өлкән яшьтәге кешеләрне җәлеп итү мәсьәләсе турында фикер алыштылар. Күнегүләрнең файдасы турында төркемдә катнашучылар ишетеп кенә белмиләр. Алар атнага 2 тапкыр дәресләргә йөри, аэробика, гимнастика, скандинавия йөреше белән шөгыльләнәләр, акцияләрдә, флешмобларда катнашалар, шуның белән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар.
Чарада катнашучылар бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат белделәр, яңа елда да даими рәвештә ритмик гимнастика дәресләренә йөрергә вәгъдә иттеләр.

«Ялкын» ритмик гимнастика төркеме оештырылды
«Ялкын» ритмик гимнастика төркеме оештырылды
«Ялкын» ритмик гимнастика төркеме оештырылды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас