ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Спорт
18 гыйнвар 2025, 09:30

Хакимият башлыгы кубогына кем ия булыр?

Бүген Чакмагышта 2014 елда туган балалар арасында муниципаль район хакимияте башлыгы кубогына шайбалы хоккей буенча турнир үтә.

Хакимият башлыгы кубогына кем ия булыр?Хакимият башлыгы кубогына кем ия булыр?
Хакимият башлыгы кубогына кем ия булыр?

Өсте ябулы “Чакмагыш-Арена” боз шугалагында барган ярышларда иң көчлеләр –башкалабызның “Салават Юлаев”, “Азаматов мәктәбе”, Нефтекамадан килгән “Торос” һәм безнең “Ястребы” командалары хоккейчылары көч сынаша. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, якташларыбыз – “Салават Юлаев” хоккей клубының генеральный директоры Ринат Рәшит улы Бәширов, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, Чакмагыш районы Якташлар җәмгыяте җитәкчесе Фәрит Хөрмәтулла улы Гыйндуллин биредә җыелучы хоккейчыларны сәламләп, иң көчлеләрнең җиңүгә ирешүен теләде. Тәүге уенда боз өстендә “Ястребы” (Чакмагыш) һәм "Азаматов мәктәбе” (Уфа) командалары очрашты. Уен 9:3 исәбе белән безнең “Ястреблар” файдасына тәмамланды.

Хакимият башлыгы кубогына кем ия булыр?
Хакимият башлыгы кубогына кем ия булыр?
Хакимият башлыгы кубогына кем ия булыр?
Хакимият башлыгы кубогына кем ия булыр?
Хакимият башлыгы кубогына кем ия булыр?
Хакимият башлыгы кубогына кем ия булыр?
Хакимият башлыгы кубогына кем ия булыр?
Хакимият башлыгы кубогына кем ия булыр?
Хакимият башлыгы кубогына кем ия булыр?
Хакимият башлыгы кубогына кем ия булыр?
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас