+22 °С
Яңгыр
Бердәм, тырыш, уңган дигән данга ия булган авыл халкы бу истәлекле датаны үзенчәлекле итеп, спорт бәйрәме итеп оештырып билгеләде. Шушы уңайдан үткәрелгән чаңгы ярышында олысы-кечесе күмәк, бердәм булып катнашты, ата-бабалардан күчкән милли һөнәрдә — җәядән ук атуда мәргәнлекләрен, осталыкларын сынап карады. Ленинлыларның шатлыгын уртаклашып, муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов, авыл хакимияте башлыгы Раушания Фәдир кызы Усманова авыл халкына тәбрикләү сүзләрен һәм ихлас җылы теләкләр җиткерде. Бу хакта тулырак "Игенче" гәзитендәге язмада хәбәр ителәчәк.