ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Спорт
3 февраль 2025, 11:30

Сәламәт тәндә – сәламәт рух

Мәдәният хезмәткәрләре “Сәламәтлек көне”ндә катнашты

Сәламәт тәндә – сәламәт рухСәламәт тәндә – сәламәт рух
Сәламәт тәндә – сәламәт рух
 
 
Узган җомгада мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы тарафыннан район мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре өчен “Карагай” ял итү базасында  “Сәламәтлек көне”  оештырылды.  Биредә җыелучы хезмәткәрләр кышкы табигать кочагында рәхәтләнеп күңел ачты, чаңгы ярышларында катнашты. Ярышлар барысы өчен дә чын бәйрәмгә әверелде: чаңгычылар  осталыкларын күрсәттеләр, ә җанатарлар аларга рухи көч, җиңүгә дәрт биреп торды. Ярышлар тәмамлангач, иң лаеклылар  дипломнар белән бүләкләнделәр.
Тынычрак вакыт уздыруны өстен күрүчеләр шулай ук саф һава һәм әйләнә-тирә табигать матурлыгы белән ләззәтләнеп җәяүләп урман буйлап сәяхәт итте. Күңелле спорт чарасы район мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруында дәртле спорт җырлары белән үрелеп барды. Киңкүләм хәрәкәтчән флешмоб һәм тәмле камыр ризыклары белән кайнар чәй эчү аралашу, күңелле кәфе мизгелләре бүләк итте. Бу чара хезмәткәрләрнең команда рухын ныгытып кына калмады, ә көн буена җитәрлек уңай хис-кичерешләр һәм бетмәс энергия, көч-дәрт белән тутырды. Мондый очрашулар киләчәктә тә күркәм традициягә әйләнеп,  коллективларны үзара сәламәтләндерүгә һәм берләштерүгә ярдәм  итәр, дигән ышанычта калабыз.
Сәламәт тәндә – сәламәт рух
Сәламәт тәндә – сәламәт рух
Сәламәт тәндә – сәламәт рух
Сәламәт тәндә – сәламәт рух
Сәламәт тәндә – сәламәт рух
Сәламәт тәндә – сәламәт рух
Сәламәт тәндә – сәламәт рух
Сәламәт тәндә – сәламәт рух
Сәламәт тәндә – сәламәт рух
Сәламәт тәндә – сәламәт рух
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас