ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Спорт
5 февраль 2025, 08:40

Шахмат – акыл ярышы

Шахмат – борынгы тарихлы популяр уен. Ул планетаның барлык почмакларында миллионлаган кеше мавыга торган популяр спорт төре, шуның белән беррәттән ул баш миенең интеллектуаль сәләтләрен шактый арттыра торган искиткеч тренажер да.

Шахмат – акыл ярышыШахмат – акыл ярышы
Шахмат – акыл ярышы

Иске Калмаш урта мәктәбендә «Шах һәм мат» берләшмәсендә шөгыльләнүчеләр арасында спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланган шахмат турниры узды. Анда 5 сыйныф укучылары катнашты. Уенда катнашучылар акыл тизлеге һәм талантлары, хәрәкәтләрне исәпли белүләре, интеллектуаль уенга җитди мөнәсәбәте белән барысын да гаҗәпләндерде.
Ике сәгать дәвамында барган уеннар түбәндәге нәтиҗә белән төгәлләнде:
1 урын – Тимур Тимашев, 2 урын – Рамазан Таһиров, 3 урын – Аяз Гыйльманов.
Кызлар арасында 1 урын – Вика Черепанова, 2 нче урын – Алина Чернова. Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.

Шахмат – акыл ярышы
Шахмат – акыл ярышы
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас