+21 °С
Болытлы
Ярышларда “Чакмагыш электр челтәре” филиалы хезмәткәрләре дә тизлектә көч сынашты.
Эстафетада чаңгычылар үз категорияләрендә дистанцияләрне үтте. Гомумкоманда исәбенә шәхси ярышларда һәм эстафета узышында җыелган очколар керде. Шәхси узышларда Рәсүл Гәскәров, Фәрит Гөлемов, Миләүшә Сәфиуллина, Шамил Гадиев, Лилия Кашаева пъедесталның алдынгы баскычларына күтәрелде.
Гомумкоманда исәбендә “Чакмагыш электр челтәре” хезмәткәрләре командасы лаеклы беренче урынны яулады! Котлыйбыз!