8 февральдә "Русия чаңгы юлы – 2025" Бөтенрусия массакүләм чаңгы ярышы узды. Илнең иң масштаблы спорт вакыйгаларының берсе ел саен дистәләгән мең катнашучыны җыя – ярыш профессиональ спортчыларны, чаңгы спортын сөючеләрне һәм саф һавада актив вакыт уздырырга теләүчеләрне берләштерә.
Чакмагыш районында чаңгы ярышы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланып, “Карагай” чаңгы базасында уздырылды.
Анда муниципаль район хакимиятенең мобилизацион әзерлек, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр бүлеге начальнигы Руслан Латыйпов, Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марсель Хәсәнов, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Шәехов катнашты.
Район мәдәният йорты хезмәткәре Руслан Әбдиевның җыр сәламеннән соң Рөстәм Фәвис улы Шәехов спорт сөюче район халкына ярышларда уңышлар теләде.
Чарада катнашучылар яшь категорияләренә бүленеп, төрле дистанцияләрдә ярышты.
Җиңүчеләр исемлеге белән киләсе санда таныша аласыз.