+21 °С
Болытлы
Антына, хезмәт бурычына тугрылык саклаган сугышчы-интернационалистларны хөрмәтләү көне алдыннан район ДОСААФ бүлегендә Әфган сугышы ветераннары арасында пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар узды.
Өлкән буын вәкилләре, олы яшьтә булуларына карамастан, ярышларда югары әзерлек күрсәтте. Ветераннарны ДОСААФ бүлеге начальнигы Ринат Раян улы Ризванов истәлекле дата белән котлады һәм җиңүчеләргә Мактау грамоталары тапшырды.