+21 °С
Болытлы
Бу көнне Төнге хоккей лигасы чикләрендә 50 яшьтән өлкәнрәк һәвәскәр хоккейчылар командалары шушы спорт төрендә осталыкта көч сынашты. Чакмагыш бозында районыбызның "Трактор" һәм Кырмыскалы районының "Вымпел" командадары очрашты. Чираттагы тапкыр туган районыбызның хоккей данын дәлилләп, якташ спортчыларыбыз көндәшләрен 5:2 исәбе белән җиңүгә иреште. Аларны бу казанышлары белән ихлас котлыйбыз. Ике команда составында да район җитәкчеләре — Чакмагыш һәм Кырмыскалы районнары хакимиятләре башлыклары уйнавы әлеге ярышның дәрәҗәсен тагын да арттырды.