ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Спорт
20 февраль 2025, 13:00

Башкортстан Республикасы Билбаулы көрәш федерациясенең йомгаклау утырышы узды

20 февральдә район мәдәният йортының киңәшмәләр залында Башкортстан Республикасы билбау көрәше федерациясенең йомгаклау утырышы узды.

Башкортстан Республикасы Билбаулы көрәш федерациясенең йомгаклау утырышы уздыБашкортстан Республикасы Билбаулы көрәш федерациясенең йомгаклау утырышы узды
Башкортстан Республикасы Билбаулы көрәш федерациясенең йомгаклау утырышы узды

Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Дамир Низамов, якташыбыз, Русиянең атказанган тренеры, Башкортстан Республикасының атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре, Европа чемпионы Башкортстан Республикасының Билбаулы көрәш федерациясе Президенты Рөстәм Зыякаев, Халыкара билбау көрәше федерациясенең спорт директоры, Башкортостан Республикасы Билбаулы көрәш федерациясе идарәсе рәисе, Русиянең атказанган тренеры Венер Гайнуллин, БР Билбаулы көрәш федерациясе вице-президентлары Рөстәм Сәлихов, Дмитрий Балянов, билбаулы көрәш буенча халыкара, Бөтенрусия категорияле судья, БР атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре, спорт мастеры Рөстәм Миңнебаев, БР Билбаулы көрәш федерациясе Президенты ярдәмчесе Радик Гыйләҗев, БР җыелма командаларының өлкән тренерлары, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры, спорт мастеры Илнур Зәйнетдинов, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты рәисе Регина Маликова катнашты. Утырышның теоретик өлешендә спортның билбау көрәше төре кагыйдәләре буенча төрле категорияле судьялар чыгыш ясады. Чарада катнашучы спорт вәкилләре кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. “Республика күләмендә үткән йомгаклау җыелышында билбау көрәше буенча судьялар һәм тренерлар актив катнаша. Көрәшчеләр бөтен республикадан җыелып килде, алдагы көннәрдә туган ягым – Чакмагышта узачак ярышларны матур гына уздырып җибәрергә иде. Башкортстан Республикасының Билбаулы көрәш федерациясе актив эшчәнлек алып бара. Безнең көрәшчеләр Халыкара, Бөтенрусия дәрәҗәләрендә зур җиңүләргә ирешәләр”, – диде Рөстәм Илһам улы Зыякаев. Әлеге өлкәдә спортчылар ирешкән уңышларга килгәндә, алар 2022 елда – 73, 2023 елда –82, 2024 елда 79 медаль алуга лаек булганнар. Рөстәм Илһам улы көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләрне укып ишеттерде, аларның һәрберсе буенча эчтәлекле докладлар белән чыгыш ясадылар, 2024 елга нәтиҗә ясап, 2025 елның ярышлар календаре планы белән таныштылар. Ахырда бер төркем катнашучыга Башкортстан Республикасы Билбаулы көрәш Федерациясенең хезмәт таныклыклары тапшырылды. Шулай ук Халыкара дәрәҗәдәге югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән һәм халыкара дәрәҗәдәге спортчыларны әзерләгән өчен Башкортстан Республикасы Билбаулы көрәш федерациясенең Мактау грамоталары белән бүләкләү тантанасы булды. “Бүген без чын спорт геройларын бүләкләдек. Бүләкләнүчеләребез арасында – ветераннар, тренерлар һәм спортчылар, алар хәзер спорт төре – билбау көрәше тарихын үстерәләр һәм дәвам итәләр. Без аларның уңышлары белән горурланабыз. Көрәшчеләребезнең һөнәри осталыгы елдан-ел арта. Киләчәктә дә безнең егетләр күп тапкырлар ил, дөнья, Европа чемпионатларында Башкортстан данын горур яклаячагына ышанам”, – диде Рөстәм Илһам улы Зыякаев, йомгаклау утырышының югары әзерлектә узуын ассызыклап.

Башкортстан Республикасы Билбаулы көрәш федерациясенең йомгаклау утырышы узды
Башкортстан Республикасы Билбаулы көрәш федерациясенең йомгаклау утырышы узды
Башкортстан Республикасы Билбаулы көрәш федерациясенең йомгаклау утырышы узды
Башкортстан Республикасы Билбаулы көрәш федерациясенең йомгаклау утырышы узды
Башкортстан Республикасы Билбаулы көрәш федерациясенең йомгаклау утырышы узды
Башкортстан Республикасы Билбаулы көрәш федерациясенең йомгаклау утырышы узды
Башкортстан Республикасы Билбаулы көрәш федерациясенең йомгаклау утырышы узды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас