ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Спорт
21 февраль 2025, 13:40

Яшь көрәшчеләр Чакмагышта җыелды

Бу җомгада районыбыз күләмле спорт чаралары үзәге булды.

Яшь көрәшчеләр Чакмагышта җыелдыЯшь көрәшчеләр Чакмагышта җыелды
Яшь көрәшчеләр Чакмагышта җыелды

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә ике ярыш –юниорлар арасында билбау көрәше буенча Башкортстан Республикасы беренчелеге һәм 2012-2015 елгы малайлар һәм кызлар арасында районыбызда спорт үсешенә зур өлеш керткән якташыбыз Х.Х. Хәсәнов истәлегенә багышланган билбау көрәше буенча ачык турнир оештырылды. Ватанны саклаучылар көненә багышлап үткәрелгән бу бәйгеләрдә республиканың 18 район һәм шәһәреннән килгән яшь спортчылар катнашты. Ярышлар барышында төрле авырлык категорияләре буенча бүленеп, 230 көрәшче көч сынашты. Әлеге спорт бәйгеләрен оештыруда якташыбыз – Башкортстан Республикасының билбау көрәше Федерациясе президенты Рөстәм Зыякаевның, аның командасының, районыбызның спорт ветераннарының һәм тренерларының хезмәт өлеше зур.

Яшь көрәшчеләр Чакмагышта җыелды
Яшь көрәшчеләр Чакмагышта җыелды
Яшь көрәшчеләр Чакмагышта җыелды
Яшь көрәшчеләр Чакмагышта җыелды
Яшь көрәшчеләр Чакмагышта җыелды
Яшь көрәшчеләр Чакмагышта җыелды
Яшь көрәшчеләр Чакмагышта җыелды
Яшь көрәшчеләр Чакмагышта җыелды
Яшь көрәшчеләр Чакмагышта җыелды
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас