+24 °С
Яңгыр
Узган якшәмбедә Чакмагыш гимназиясенең 4Г сыйныф укучылары табигать кочагында күңелле ял итеп кайттылар. Балалар һәм аларның әти-әниләре “Карагай” чаңгы базасында очрашып, бергәләп Май чабу бәйрәмен үткәрделәр, рәхәтләнеп төрле уеннарда, эстафеталарда катнаштылар, чаңгыда шудылар, тәмлекәчләр белән сыйланып, кайнар чәй эчтеләр. Мондый чаралар сыйныфташлар, әти-әниләр белән үзара мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытып, берләштерә, дуслаштыра, фикердәшләр итә, сыйныфны тату һәм бердәм итә.