ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Спорт
10 март 2025, 06:10

Безнекеләр булдыра!

Күптән түгел мас-рестлинг буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Анда районыбызның Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тренер Алмаз Салават улы Ильясов җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр Башкортстан җыелма командасы составында уңышлы чыгыш ясады.

Безнекеләр булдыра!Безнекеләр булдыра!
Безнекеләр булдыра!


14-15 яшьлек кызлар арасында Ләлә Шәйхетдинова (60 кг) – икенче урын, Зилия Зәйнетдинова (70 кг) өченче урыннарны яулады.
16-17 яшьлек спортчылар арасында Азалина Хәбирова (70 кг нан өстә), – беренче, Диана Сәлимова (60 кг), Вилена Латыйпова (50кг), Нияз Мостафин (80 кг), Кирилл Капитонов (70 кг), Самирхан Төхбәтуллин (60 кг) – өченче урыннарга лаек булды.
18-21 яшьлекләр арасында Эмиль Савин (105 кг), Илдус Гомәров (90 кг) – беренче, Алмаз Ильясов (75 кг) өченче урыннарны яулады.
Безнең егетләргә тренажер блогы алуда ярдәм иткәне өчен «Сытый батыр» хәләл кафесы челтәре җитәкчесе Артур Тәбрис улы Җиһаншинга рәхмәт белдерәбез, шуның нәтиҗәсендә безнең спортчылар Русия чемпионатларында һәм беренчелекләрендә зур җиңүләргә ирешә. Күптән түгел Ренат Бәдертдинов Кыргызстан Республикасының Бишкек шәһәрендә 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында үткән ярышларда дөнья чемпионы булды”, – ди Алмаз Салават улы.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас