ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Спорт
10 март 2025, 07:10

Күркәмнәр дә, җитезләр дә

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Тозлыкуш авыл биләмәсенең Каразирек авылындагы боз шугалагында хатын-кызлар командалары арасында кышкы футбол ярышы үтте.

Күркәмнәр дә, җитезләр дәКүркәмнәр дә, җитезләр дә
Күркәмнәр дә, җитезләр дә

 Күркәм затлар өчен әлеге матур истәлекле чараны “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы идарәсе рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрүзов һәм урындагы крәстиян-фермер хуҗалыклары башлыклары Вадим Әгъләм улы Әхмәтов белән Нияз Тәлгать улы Котлыев оештырып һәм матди яклап күтәреп үткәрде.

Боз мәйданында урындагы мәдәният йорты каршында аэробика түгәрәгендә шөгыльләнүче гүзәл затлар өч командага (“Свобода”, “Дружба”, “Победа”) бүленеп көч сынашты. Чараны ачу тантанасында иганәчеләр һәм оештыручылардан тыш Тозлыкуш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов, урындагы ветераннар советы рәисе Рәзилә Рәшит кызы Нәбиева һәм СВОда һәлак булган авылдашлары Рәмзил Айрат улы Әһәлетдиновның әнисе Минсара Шаһигали кызы да катнашты һәм чыгыш ясады.

Бәйрәм уңаеннан барлык күркәм затларга ихлас һәм изге теләкләр яңгырады, Рәзилә Рәшит кызы һәм Минсара Шаһигали кызына оештыручылар чәчәкләр һәм бүләкләр дә тапшырды.

Уеннарны авыл старостасы һәм иганәче Вадим Әгълам улы Әхмәтов гадел хөкемдарлык белән озатты. Һәр команда җиңүгә омтылыш, дәрт белән аерылып торды. Чорлар арасындагы тәнәфесләр чагу концерт номерлары белән озатылды, кызлар үзләре дә бию флешмобы тәкъдим итеп, күрсәтелгән олы игътибарга җавап кайтарды.

Көчлеләр, кыюлар арасында бәйге йомгаклары буенча “Свобода” командасы әгъзалары беренче, “Дружба” вәкилләре икенче, “Победа” уенчылары өченче урыннарны яулады. Һәр команда әгъзалары кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Чара ахырында хуш исле тәмле пылау, тәм-том белән сыгылып торган өстәл артында кайнар чәй һәм җанлы әңгәмә биредә катнашучыларның һәркайсы күңеленә хуш килгәндер, диясе килә.

Күркәмнәр дә, җитезләр дә
Күркәмнәр дә, җитезләр дә
Күркәмнәр дә, җитезләр дә
Күркәмнәр дә, җитезләр дә
Күркәмнәр дә, җитезләр дә
Күркәмнәр дә, җитезләр дә
Күркәмнәр дә, җитезләр дә
Күркәмнәр дә, җитезләр дә
Күркәмнәр дә, җитезләр дә
Күркәмнәр дә, җитезләр дә
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас