Арена бозында шайбалы хоккей буенча Башкортстан Республикасының ХХХIII Авыл спорт уеннары исәбенә I төркем финал ярышлары үтә. Бу мәртәбәле традицион бәйге илебезнең Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 80 ел тулуга багышлана һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм елы чикләрендә үткәрелә. Өч көн дәвамында Чакмагыш, Дуван, Әбҗәлил, Әлшәй, Балтач, Иглин, Кушнаренко, Уфа һәм Чишмә районнарының хоккей командалары шушы спорт төрендә осталыкта көч сынашачак.
Финал ярышларын ачу тантанасында уенчыларны һәм аларның көярмәннәрен сәламләп Чакмагыш муниципаль районы хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Кушнаренко районы хакимияте башлыгы Марат Заһит улы Латыйпов, Чишмә районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Эрнест Әлфир улы Кәримов, Әлшәй районының шәрәфле гражданины Дамир Радик улы Мостафин, “Спортка капкалар” автоном компаниясе җитәкчесе Алмаз Азат улы Хәсәнов сәламләде һәм ярышларда уңышлар теләде. Чарада район мәдәният йортының Гөлнара Шәймиева җитәкчелегендәге квартеты башкаруындагы “Русия-Башкортстан” җыры яңгырады.
Ярышларны ачу тантанасыннан соң районыбызның “Трактор” командасы хоккейчылары Дуван районы командасы белән тәүге уеннарын үткәрде. Якташларыбызның боздагы беренче алышы “Трактор” командасының ышанычлы җиңүе белән тәмамланды – спортчыларыбыз көндәшләрен 4:0 исәбе белән җиңде. Без аларны шушы җиңүләре белән ихлас котлыйбыз!
Ярышлар дәвам итә. Якташ хоккейчыларыбызга һәм уеннарда катнашучыларга тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез.