Пенза өлкәсендә бер атна дәвамында Самара, Түбән Новгород, Кузнецк, Ижевск, Новочебоксарск, Чаллы, Арча һәм Чакмагыш авылларының иң көчле командалары арасында каты көрәш барды. Районыбыз хоккейчылары шәһәр спорчыларын таң калдырып, көчле уен күрсәттеләр. Команда Идел буе федераль округы дәрәҗәсендә беренчегә катнашты һәм зур уңышка иреште! " Егетләрне "алтын" состав, дип атарга була. Команданың капитаны Артём Солтангареев сезонның иң яхшы бомбардиры исемен яулады.Егетләрне котлыйм! Тренер Азат Илшат улы Мәҗитовка һәм ата-аналарга зур өлеш керткәннәре һәм балаларга ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт белдерәм. Алар киләчәктә дә безне үзләренең казанышлары белән сөендерерләр, Чакмагыш районын һәм Башкортостан Республикасын данларлар, дип ышанам",- диде муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев. Ерак юлдан кайткан хоккейчыларны район җитәкчесе шәхсән үзе каршы алды һәм тәбрикләде.