Әлеге чемпионат кышкы айларда старт алган иде. Шушы вакыт дәвамында командалар берничә матчта очрашып, уеннар үткәрде. Билгеле булуынча, районыбызда хоккей биш дистә еллык бай тарихка ия һәм әлеге вакытта да җирлегебездә бик күпләр үз иткән шушы спорт төрен үстерү, аның белән шөгыльләнергә теләүче яшьләр һәм өлкәннәр өчен тиешле шартларны булдыру максатында зур тырышлык салына. Чакмагышта өсте ябулы боз шугалагы эшли, анда елның һәр фасылында тимераякта шуарга һәм хоккей уйнарга була. Моннан тыш, барлык авыл биләмәләрендә дә хоккей тартмалары яки мәйданчыклары җиһазланган. Хоккей уенын үз итүче егетләр-кызлар саны елдан арта бара. Плей-офф уеннарын ачу тантанасында чыгыш ясап, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм муниципаль районның мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин яшь райондашларыбызны чын ир-егетләр һәм кыюлар уены булган хоккей уйнарга, моның өчен булдырылган шартлардан актив файдаланырга чакырды һәм командаларга финал ярышында уңышлар теләделәр.
Әйтергә кирәк, уеннар барышында беренчелек өчен кызу ярыш барды. Һәр команда хоккейчылары үз осталыкларын дәлилләп, җиңү яуларга омтылды. Киеренке алышта беренчелекне һәм финал кубогын Имәнлекул урта мәктәбенең яшь спортчылары командасы яулады. Икенче урынга Яңа Балтач һәм Тайняш урта мәктәпләренең җыелма командасы чыкты. Калмашбаш урта мәктәбе командасы өченче урынга чыгып, бронза призеры булды. Иске Калмаш урта мәктәбе командасына “Җиңүгә омтылыш” номинациясендә Мактау грамотасы тапшырылды. Моннан тыш, чемпионатның иң яхшы уенчыларына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.