+21 °С
Болытлы
Анда Чакмагыш, Яңа Балтач, Иске Калмаш, Имәнлекул, Юмаш, Тайняш авыл биләмәләре командалары армрестлинг, мас-рестлинг, гер спорты, аркан тарту буенча көч сынашты. Спорт чарасы Русия Федерациясендә Ватанны саклаучылар, Башкортстан Республикасында Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм еллары һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Нәтиҗәләр буенча 1 урынны Яңа Балтач авыл биләмәсе командасы яулады. Имәнлекулдан килгән команда 2нче, ә Чакмагыш спортчылары 3нче урында булды. Бу хакта тулырак – киләсе санда.