ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Спорт
8 апрель 2025, 05:35

Физик активлык – сәламәтлек чыганагы

Активлык, хәрәкәт итү, физкультура белән даими шөгыльләнү – сәламәтлекне саклау һәм ныгытуның нәтиҗәле чарасы.

Физик активлык – сәламәтлек чыганагыФизик активлык – сәламәтлек чыганагы
Физик активлык – сәламәтлек чыганагы

 Физик активлыкның, аеруча йөрүнең сәламәтлекне ныгытуда һәм авыруларны кисәтүдә файдасы ачык. 7 апрельдә илебездә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм кешеләрнең игътибарын үз сәламәтлекләренә җәлеп итү өчен оештырылган. Һәр елдагыча, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый торган чарага безнең чакмагышлылар да актив кушылды – алар «Тормышка 10 000 адым» акциясендә катнашты.
Иң тәүдә Гаилә ялы паркы мәйданында узган чарада катнашучыларны Яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты рәисе Регина Маликова сәламләде һәм әлеге акциягә кушылырга чакырып, аның сәламәтлек өчен файдасы турында искә төшерде. Бергәләп күңелле музыкага физик күнегүләр ясап алганнан соң һәммәсе дә алдан төзелгән маршрут буенча җәяүләп кузгалдылар. Акциядә катнашучы укучылар да, медицина хезмәткәрләре дә, өлкән яшьтәге чакмагышлылар да саф һавада узган чарадан яхшы кәеф алуларын һәм әлеге йөрештән канәгать калуларын белдерделәр.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдимнәренә нигезләнгән бу Бөтенрусия инициативасы кешеләрне көненә 6-10 мең адым атларга өнди, бу физик активлыкның тиешле дәрәҗәсен саклап калырга һәм сәламәтлекнең гомуми торышын яхшыртырга ярдәм итә. Программаның максаты – сәламәтләндерүнең табигый ысулларын үстерү һәм пропагандалау. Аның девизы «Иң аз чыгымнар белән иң яхшы сәламәтлек» дип яңгырый.

Физик активлык – сәламәтлек чыганагы
Физик активлык – сәламәтлек чыганагы
Физик активлык – сәламәтлек чыганагы
Физик активлык – сәламәтлек чыганагы
Физик активлык – сәламәтлек чыганагы
Физик активлык – сәламәтлек чыганагы
Физик активлык – сәламәтлек чыганагы
Физик активлык – сәламәтлек чыганагы
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас