+24 °С
Яңгыр
Ул тискәре бәйлелекләрне һәм зарарлы гадәтләрне профилактикалау, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында оештырылды.
Авыл фельдшеры катнашлыгында сәламәт яшәү рәвеше, үзеңне тискәре гамәлләрдән саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
«Баш тарта бел» интерактив уены үткәрелде, анда яшьләрне тәмәке, алкоголь, наркотиклар куллануга тарткан тормыш хәлләре тәкъдим ителде. Сәламәтлегебез өчен зарядка ясау, чисталык саклау, дөрес туклану, саф һавада йөрү һәм спорт белән шөгыльләнү бик мөһим дигән нәтиҗә ясалды.