Ярышларда Яңа Балтач, Калмашбаш, Иске Калмаш, Чакмагыш, Юмаш, Тайняш авыл биләмәләре спортчылары көч сынашты.
Район беренчелегендә Яңа Балтач авылы спортчылары лаеклы дәрәҗәдә булуларын күрсәттеләр. Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны Яңа Балтач, икенче – Иске Калмаш, өченче урынны Калмашбаш спортчылары алды.
Шәхси беренчелектә кызлар арасында беренче урынны – Ирина Садыйкова (Яңа Балтач), икенчедә – Айгөл-Гафарова ( Чакмагыш), өченче урында – Карина Әхмәтшина (Яңа Балтач).
Ир-егетләр арасында беренче урынны Илдар Батыршин (Яңа Балтач) яулады, икенче урынны Руслан Сабиров ( Чакмагыш) алды, өченче урынга Радик Хаҗиев (Яңа Балтач) лаек булды.
Җиңүчеләр Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде.