Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап оештырылган бу ярышларда Нефтекама шәһәренең “Газпром газораспределение Уфа” оешмасы филиалының Дүртөйле, Илеш һәм безнең Чакмагыш районнарындагы структура подразделениеләре командалары шушы спорт төрендә осталыкта, җитезлектә көч сынашты.
Турнир башланыр алдыннан аны тантаналы ачу чарасы үтте. Анда катнашучыларны муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, җитештерү идарәлегенең Чакмагыш районындагы эксплуатацияләү хезмәте начальнигы Илгизәр Гали улы Исхаков, Илеш районындагы комплекслы эксплуатацияләү хезмәте начальнигы Ревмир Рафаэль улы Шәфыйков, Дүртөйле районы командасы вәкиле Илшат Фәнүз улы Шәрифҗанов сәламләп, ярышларда уңышлар, лаеклы уен күрсәтүләрен теләделәр. Турнирны ачу тантанасын район мәдәният йорты сәхнә остасы Идрис Хәмидуллинның “Россия” җыры һәм Эльвира Якупова җитәкчелегендәге район һәм республика күләмендәге күп санлы бәйгеләр җиңүчесе булган “Ниагара” бию коллективы чыгышы бизәде, чараны район мәдәният йорты хезмәткәре Руслан Әбдиев алып барды.
Турнирны ачу тантанасын тәмамлап Русия һәм Башкортстан Республикасы гимннары яңгыраганнан соң беренчелек өчен киеренке ярыш башланды. Һәр команда әгъзалары зур чәм белән, җиңү яулау өчен бар тырышлыгын һәм көчен салып уйнарга омтылды. Аларның көярмәннәре дә хезмәттәшләрен хуплап, уңышка рухландырып торды. Барлык ярышларның да үз җиңүчеләре була дисәк тә, бу турнирда җиңелүчеләр булмады – барлык командалар да призлы урыннарга ия булды. Бәйге барышында Дүртөйле районының командасы әгъзалары шушы спорт төрендә үзләрен иң оста уенчылар итеп танытып, беренче урынны яулады. Икенче урынга якташларыбыз – Чакмагыш филиалы командасы футболчылары чыкты, илешлеләр өченче булды. Уен ахырында барлык командаларга Дипломнар һәм җиңүче дүртөйлеләргә Кубок тапшырылды. Мондый спорт турнирлары сәламәтлекне ныгытуга булышлык итеп кенә калмый, хезмәттәшләр арасындагы бердәмлеккә, команда рухы ныгуына да ярдәм итә.