ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Спорт
16 апрель 2025, 06:25

Иң яхшы мәргәннәр – Иске Калмашта

14 апрелдә ДОСААФның район бүлекчәсендә "Ворошиловча мәргән" Бөтенрусия балалар-яшүсмерләр фестиваленең муниципаль этабы булып узды.

Иң яхшы мәргәннәр – Иске КалмаштаИң яхшы мәргәннәр – Иске Калмашта
Иң яхшы мәргәннәр – Иске Калмашта


Ярышлар укучыларны физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү, Ватанның чын патриотларын тәрбияләү максатында үткәрелде. Районыбызның тугыз мәктәпләре командалары ярышларның муниципаль этабында җиңү өчен көч сынашты. Чарада катнашучыларны район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Шәйдуллин, ДОСААФ урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Ринат Ризванов, гимназиянең Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре укытучысы Руслан Гыйрфанов сәламләде һәм ярышларда уңышлар теләде. Ярышның баш хөкемдары Ринат Шакиров һәм Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Айдар Камалетдинов ярыш буенча инструктаж уздырды. Ярышлар шәхси һәм команда зачетында бәяләнде. Барлык катнашучылар да югары нәтиҗәләр күрсәтте. Алар түбәндәгечә: Беренче урынны Иске Калмаш урта мәктәбе командасы алды, икенче урында – Рапат урта мәктәбе мәргәннәре, өченче урында – Рәҗәп урта мәктәбе командасы. Шәхси беренчелектә кызлар арасында беренче урында – Амелия Еникеева (Иске Калмаш урта мәктәбе), икенче урында – Екатерина Митрофанова (Юмаш урта мәктәбе), өченче урында –Назгөл Исламова (Үрнәк урта мәктәбе). Ир-егетләр арасында беренче урында – Данил Гайсин (Иске Калмаш урта мәктәбе), икенче урында – Хәмит Дусчанов (Рапат урта мәктәбе), өченче урында – Айрат Гарифуллин (Иске Калмаш урта мәктәбе). Иң төз атучылар грамоталар, дипломнар һәм кубоклар белән бүләкләнде. Муниципаль этап җиңүчесе 25 апрельдә Уфа шәһәрендә узачак төбәк этабында катнашачак.Уңышлар телибез!

Иң яхшы мәргәннәр – Иске Калмашта
Иң яхшы мәргәннәр – Иске Калмашта
Иң яхшы мәргәннәр – Иске Калмашта
Иң яхшы мәргәннәр – Иске Калмашта
Иң яхшы мәргәннәр – Иске Калмашта
Иң яхшы мәргәннәр – Иске Калмашта
Иң яхшы мәргәннәр – Иске Калмашта
Иң яхшы мәргәннәр – Иске Калмашта
Иң яхшы мәргәннәр – Иске Калмашта
Иң яхшы мәргәннәр – Иске Калмашта
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас