+22 °С
Яңгыр


Стәрлетамакның Олимпия резервы спорт мәктәбендә укучылар арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының җәйге фестивале узды. Спорт марафонының беренче көне республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан йөзләгән катнашучыны берләштерде. Катнашучылар арасында Уфа, Стәрлетамак, Чишмә, Күмертау, Нефтекама, Бәләбәй, Октябрь, шулай ук Стәрлетамак, Бишбүләк, Чакмагыш, Күгәрчен, Караидел, Ишимбай һәм Башкортстанның башка районнары һәм шәһәрләреннән мәктәп укучылары бар иде. Район йөзен фестивальдә Чакмагыш беренче урта мәктәбе спортчылары яклады.