ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Спорт
1 июль 2025, 09:20

Лаеклы икенче урын

Районыбызның "Олимп" футболчылар командасы башкалабыз Уфада узган "Сарматлар алтыны" халыкара турнирында 16 команда арасында мактаулы икенче урынны яулады!

Лаеклы икенче урынЛаеклы икенче урын
Лаеклы икенче урын


Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 2016 елгы футболчылар лаеклы уен күрсәтте һәм көмеш медальләр һәм кубок ияләре булдылар.
Иң яхшы уенчы дип Ролан Сафуанов танылды. Егетләрне һәм тренер Рөстәм Роберт улы Суховны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас